Живое общение

Живое общение
Статьи
Полезные статьи
 
Саит Абдуллин. Официальный сайт Певец и композитор Саит Абдуллин Тамада баянист Саит Абдуллин Тамада на татарскую свадьбу
Певец и композитор Саит Абдуллин
Главная Контакты Творчество Концерты Свадьбы и праздники
 
       

  Главная » ТЕКСТЫ ПЕСЕН » Сау бул балачак.
Сау бул балачак.
Сау бул балачак.
Рейтинг:


Описание:

    С.Абдуллин көе,  Г.Тимергалиева сүз.

           Сау бул балачак.

 

Таңнарым hаман да аяздыр,

Уйныйдыр саф чыклар чирәмдә.

Ак буз ат чабадыр, ул калган,

Адашкан, адашкан үзәндә.

 

    Кушымта:

    Көтәдер беренче мәхәббәт,

    Яшьлеккә әйләнеп килер дип.

    Тик өмет күңелне алдый шул,

    Кайтып ал, сөя ул, сөя дип.

 

Телидер күрергә ялгыз ай,

Икебез янәшә булганны.

Эзләрдә чирәмнәр үсәдер,

Каршылап, каршылап таңнарны.

 

Эзлидер ак буз ат болында,

Югалган балачак авазын.

Туган як, изге җир, сабый чак,

Каршы ал мин сезгә кайтамын.

 

С.Абдуллин көе,  В.Шакиров сүз.

       Сөелмичә сөйсәң.( сиреннәр)

Зәңгәр яулыгыңны җилфердәтеп,

hәр көн узып кына китәсен.

Ах белмәдем тиңсез мәхәббәтнең,

Башымны кайгылы итәсен.

 

     Кушымта:

     Хуш ис сипкән чакта сиреннәр,

     Минем өчен үбешүсез генә.

     Әйтсә иде бер җылы сүз генә,

     Синең чия кебек иреннәр.

Май көннәре матур, йомшак җилдә,

Тирбәлә бакчада сиреннәр.

Алар нинди матур булсаларда,

Синең кебек гүзәл түгелләр.

 

Сирень исен сипкән бакчабызга,

Чакырсамда сине килмәссең.

Ничек кенә өзелеп яратсамда,

Ул бит мине сөя димәссең.

Добавить отзыв:
Имя:
Отзыв:
Саит Абдуллин. Официальный сайт.

Саит Абдуллин.

Полезная информация:
Изготовление печатей и штампов необходимо для деятельности любой компании. Подробную информацию можно получить на сайте штемпельной мастерской msk-pechati.ru

Адрес:г. Москва Тел.: 8(916)359-95-56; 8(495)582-37-47 E-mail: abdsait1@yandex.ru ,